news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда балалар һәм яшүсмерләр арасында “Хәерле бала” бәйгесе узды

Бәйгенең Гран-приена һәм “Хәерле бала” исеменә Ильяс Сабиров, Зөһрә һәм Мәрьям Миндияровалар лаек булды. Бөтен балаларга бәйгенең дипломы тапшырылды

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанда Россия Ислам университетында балалар һәм яшүсмерләр арасында “Хәерле бала – 2009” бәйгесе узды. Аны ТР Мөслимәләр берлеге, ТР Мөселманнары диния нәзарәте, Россия Ислам университеты, Ислам фәнен, мәдәниятын һәм мәгарифен үстерү фонды, “Коръән нуры” хәйрия фонды оештырды.

“Хәерле бала – 2009”да татар телен, Татарстан Республикасы тарихын һәм мәдәниятын, Ислам тарихын белгән, изге Коръәннән сурәләр белүче 1-11 сыйныф укучылары, 18 яшькә җитмәгән һөнәр училищелары, колледжлар, техникумнар студентлары катнаша ала иде.

Бәйгенең максаты татар халкының гореф-гадәтләрен торгызу, укучыларның игътибарын туган як мәдәниятына җәлеп итү иде. Ярыш вакытында балаларга һәм яшүсмерләргә иҗат мөмкинлекләрен, белемен, тирән эчке дөньясын, киң карашын күрсәтергә форсат тудырылды.

Коръән сурәләре белән ачылып киткән бәйгедә катнашучыларны РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм университет карамагындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабиров сәламләде.

Конкурсның “Алтын куллар”, “Яшь Коръән - хафиз”, “Яшь тарихчы”, “Туган телне бик яхшы белүче”, “Алтын куллар” номинацияләрендә Казан, Яшел Үзән, Алабуга һәм Бөгелмә шәһәрләре, Балтач, Нурлат, Алексеевск районнарыннан килгән балалар һәм яшүсмерләр көч сынашты. Шулай итеп, “Яшь Коръән - хафиз” исеме – Ринат Шәйхиевка, “Туган телне бик яхшы белүче” исеме - Гадел Нурмөхәммәтовага, “Яшь тарихчы” исеме - Марат Бикмуратов һәм Альмира Әхмәтҗановага, “Алтын куллар” исеме Ләйлә Камалиевага, Айрат Фәттаховка, Илназ Шәриповка бирелде.

Бәйгенең Гран-приена һәм “Хәерле бала” исеменә Ильяс Сабиров, Зөһрә һәм Мәрьям Миндияровалар лаек булды. Бөтен балаларга бәйгенең дипломы тапшырылды дип хәбәр итә РИУның рәсми чыганаклары.

Мондый бәйгеләрне уздыру үсеп килүче яшь буынның рухи-әхлакый сыйфатларын үстерүгә, үз халкыңның мәдәниятына, дингә һәм гореф-гадәтләренә кызыксыну уятуга булышлык итә дип санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100