news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Балалар китабы көне уңаеннан гаилә бәйрәме була

2 апрельдә Балалар китабы көне уңаеннан «Салават күпере» журналы Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә гаилә бәйрәме үткәрә һәм редакция тарафыннан нәшер ителгән яңа әкиятләр сериясен тәкъдим итә. 

Бәйрәмнең махсус кунаклары: иҗади гаилә – Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты Илнур Закиров, музыкант, скрипкачы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры оркестры артисты Динә Закирова һәм аларның кызлары Зәлия Закирова. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Программада:

  • «Салават күпере» журналы нәшер иткән «Тиктормас Пин», «Дус кирәк», «Җиләкле әкият», «Нәни болыт» әкиятләрен уку. Әкиятләрне артист Илнур Закиров укый.
  • Скрипкачы Динә Закирова башкаруында милли көйләрне тыңлау.
  • «Сәйдәш» остаханәсендә балалар өчен мастер-класс.
  • Лотереяда бүләкләр уйнату.      

Бәйрәмдә балалар өчен татарча журналлар һәм китаплар сату да оештырылачак.

Чара башлану вакыты: 11:00 сәг.

Керү – бушлай.

Адресы: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 86 йорт.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100