news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда балалар иҗтимагый оешмалары активистларының җыены үтәчәк

Казанда балалар иҗтимагый оешмалары активистларының җыены үтәчәк

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). 7 октябрьдә «Казан» милли мәдәният үзәгендә Казан шәһәре балалар иҗтимагый оешмаларының узган уку елына нәтиҗәләр ясау һәм киләчәккә яңа планнар билгеләүгә багышланган җыены үтәчәк. «Ун гасыр варислары» дип исемләнгән әлеге чараны шәһәр мәгариф идәрәсе, А.Алиш исемендәге балалар иҗат үзәге һәм балалар иҗтимагый оешмаларының «Мин – казанлы» дигән шәһәр ассоциациясе оештыра.

А.Алиш исемендәге балалар иҗат үзәгенең методик бүлек мөдире Елена Калашникова әйтүенчә, җыенга башкалабызның 109 балалар оешмасыннан 300 гә якын активист киләчәк. «Мәгълүм булганча, киләсе елда татар халкы үзенең ике бөек шагыйре – Габдулла Тукайның – 120, Муса Җәлилнең 100 еллыгын билгеләп үтәчәк, - диде Елена Геннадьевна. – Шуны күздә тотып, без балалар оешмаларының 2005-2006 уку елындагы тулаем эшчәнлеген шушы ике мәшһүр шәхескә багышларга булдык. Җыенга килгәндә, анда Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илдар Галиәхмәтов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү бүлеге баш белгече, «Татарстан варислар берлеге» республика балалар иҗтимагый оешмасы рәисе Семен Федоров, район мәгариф бүлеге белгечләре, өстәмә белем бирү учреждениеләре методистлары катнашыр дип көтелә».

news_right_1
news_right_2
news_bot