Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифасына бәйге игълан ителде
Бүген Казан мэры йөкләмәсе буенча шәһәр Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифасына ачык конкурс игълан ителде. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кандидатлар гаризаларны 12 ноябрьгә кадәр әлеге сылтама буенча тапшыра ала. Катнашучыларга анкета тутырырга һәм Казанда яшьләр сәясәтен үстерүгә кагылышлы, үз күзаллауларына нигезләнгән презентация әзерләргә кирәк.
«Балалар һәм яшьләр эшләре комитетының булачак рәисе яшь казанлылар мәнфәгатен кайгыртучы, үзгәрешләргә һәм яңа проектларга этәргеч бирүче булачак», - дип билгеләделәр Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.
Студент яшьләр, иҗтимагый оешмалар, бергәлекләр һәм хәрәкәтләр белән багланышлар урнаштыру лидерның бурычлары булып тора. Эшчәнлекнең төп юнәлеше патриотик тәрбия программаларын гамәлгә ашыру һәм волонтерлык хәрәкәтен үстерү белән бәйле.
Конкурс нигезендә сайлап алу шартлары буенча дәгъвачының югары белеме, муниципаль хезмәт стажы яисә белгечлеге, әзерлек юнәлеше буенча эш стажы кимендә 1 ел булырга тиеш. Моннан тыш, җитәкче буласы затның муниципаль хезмәт турындагы закон һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш таләпләренә туры килүе мөһим.
Кандидатларның мөмкинлеген кадрлар бәяләгәннән соң, очрашулар һәм әңгәмәләр узачак. Финалда катнашучылар эксперт советы каршында үз стратегияләрен тәкъдим итәчәкләр һәм соңыннан иң яхшы кандидат сайлап алыначак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз