news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда балалар бакчасы һәм мәктәпләрне төзекләндерүгә 526 миллион сум акча тотылачак

План буенча шәһәрдә 12 мәктәп һәм 9 балалар бакчасы төзекләндерелергә тиеш.

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Рөстәм Кильсинбаев). Социаль объектларны капиталь төзекләндерү программасы кысаларында быел Казанда 12 мәктәп (13 бина) һәм 9 балалар бакчасын төзекләндерү планлаштырыла. Моның өчен 526 миллион сум акча каралган. Шулай ук 43,2 миллион сумга 8 үсмерләр клубы рәткә китереләчәк. Бу хакта бүген шәһәр мэриясенең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә әйтелде.

Болардан тыш башкалада 224 күпфатирлы йортны да капиталь төзекләндерү ниятләнелә. Бу максатларда 1,5 млрд. сум акча бүлеп бирелә. Аның 29 проценты – республика, 19 проценты – шәһәр бюджетыннан булса, 52 процент чамасы милекчеләр керткән акча.

Моннан тыш 130 йортта, шул исәптән элеккеге биш тулай торакта, 1 млрд. сумга комплекслы эшләр башкарылачак, 45 йортта 141лифт алмаштырыла.

Казан шәһәре мэры Илсур Метшин әлеге саннарга тукталып, эш халык белән тыгыз элемтәдә алып барыла, дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot