news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда балалар бакчасында баланы аерым бүлмәгә бикләп кую турындагы хәбәрне тикшерәләр

Татарстан прокуратурасы шәхси балалар бакчасында кыз баланы ярдәмче бүлмәгә (подсобка) бикләп кую турындагы мәгълүматны тикшерә. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Массакүләм мәгълүмат чараларында Казанда шәхси балалар бакчасында видео төшерелгән. Анда күренгәнчә, дәрес бара, шул вакытта ярдәмче бүлмәгә ябып куелган баланың каты итеп кычкырганы ишетелә.

Тикшерү чаралары Питрәч районы прокурорына тапшырылган. Хокук бозу очраклары ачыкланган очракта, чаралар күреләчәк, диделәр прокуратурада.

news_right_1
news_right_2
news_bot