Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Бәләкәч-фест» узачак
Казанда 2 май көнне «Елмай» балалар паркында «Бәләкәч-фест» дип аталган балалар арбасы фестивале уздырыла. Катнашучыларның барысы өчен дә истәлекле бүләкләр һәм бай эчтәлекле бәйрәм программасы әзерләнә.
Бәйрәмдә катнашу өчен ата-аналарга сиртмәле арбаны үз күңелеңә хуш килгәнчә матур итеп бизәргә, шулай ук игълан ителгән алты номинациянең берсенә туры китереп бала өчен махсус кием әзерләргә тәкъдим ителә.
Бәйге программасы нигезендә әниләр үз сабыйларына «Габдулла Тукай әкиятләре (татар шагыйренең 140 еллыгы уңаеннан), «Кино һәм мультфильмнар», «Россия халыклары коляскасы» (Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында) темалары, шулай ук «Ватанпәрвәрлекне чагылдыра торган коляска», «Иң креатив коляска» һәм «Киләчәк коляскасы» юнәлешләре буенча кием әзерли яки тегә ала, дип хәбәр итә оештыручылар.
Чарада катнашу өчен әлеге сылтама буенча теркәлергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз