Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда балага йорт түбәсеннән кар төшкән, прокуратура тикшерү эшен башлаган
Казан прокуратурасы балага түбәдән кар төшү турындагы мәгълүматны тикшерә башлаган. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.
Әлеге хәл бүген иртән Казанның Совет районындагы Парк урамында булган. «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, малай дуслары белән урамда йөргән, алар боз сөңгеләрен сугып төшергәннәр. Кайсыдыр мизгелдә түбәдән кар һәм боз өеме килеп төшкән. Нәтиҗәдә, 11 яшьлек малайны Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар.
«Район прокуратурасы кешеләрне түбәдән кар һәм боз төшүдән саклау, шулай ук гадәттән тыш хәлләргә юл куймау турындагы закон таләпләре үтәлешенә бәя бирәчәк. Әлеге хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана», - дип искәрттеләр күзәтү ведомствосында.
Шулай ук, нигезле дип табылган очракта, прокурор тарафыннан тиешле чаралар күреләчәге дә әйтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз