Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Балачак» җыр бәйгесе гала-концерты башланды
Бүген «Балачак» халыкара җыр конкурс-фестиваленә йомгак ясала. Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта фестивальнең гала-концерты башланды.
Быел конкурста Россия төбәкләреннән 5тән 18 яшькә кадәр булган 1041 вокалист һәм коллектив катнашкан. Биредә сәламәтлекләре чикле булган балалар да көчләрен сыный ала.
Катнашучыларны фестивальне оештыручы «Изгелек янәшә» хәйрия фонды җитәкчесе Радик Абдрахманов сәламләде.
«Фестиваль безнең өчен көтеп алынган чара, без аңа озак әзерләндек. Безнең фестиваль үсә, географиясе дә арта. Бирегә иң шәп, иң талантлы балалар килде. Бу бик зур хезмәт. Бүгенге көн һәрберегезнең йөрәгендә хатирә булып калуын телим», - диде Радик Абдрахманов.
Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец Радик Абдрахмановка рәхмәтен җиткерде.
«Республикабызда шундый фонд, шундый кеше, бу инициативаны күтәреп алучылар булуга шатбыз. Фестиваль ел саен югары дәрәҗәдә үткәрелә. Бәйгегә озын гомер телим. Җиңү иң мөһиме түгел, чөнки сез бүген инде профессионналлар, үз эшегезнең осталары», - дип сөйләде Ирина Волынец.
Бөтендөнья татар конгрессының милли мәгариф һәм мәдәният комитеты җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов фестивальне балаларның үзара аралаша торган мәйданчыгы, дип атады. Шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма директоры Данис Шакировның сәламлавын җиткерде.
«Милләттәшләребез һәрвакыт башка милләт вәкилләре белән тату яшәделәр. Бай мирасыбызны, гореф-гадәтләребезне, телебезне саклауда зур эшләр башкарыла. Бу матур хезмәт халкыбызга фидакяр хезмәтнең бер чагылышы булсын. Изге эшегездә уңышлар телим», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз