news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бала өстенә футбол капкасы ауганнан соң җинаять эше ачылды

Казанда бала өстенә футбол капкасы ауганнан соң җинаять эше ачтылар.

Элегрәк социаль челтәрләрдә хәбәр ителгәнчә, Казанда 12 яшьлек малай тренировка вакытында футбол капкасына тотынып асылынган. Әмма конструкция ныгытылмаган булган – капка баланың өстенә ауган. Малайның башы имгәнгән. Аны хастаханәгә алып киткәннәр.

«Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу очрактан соң җинаять эше ачылган. Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин җинаять эшен тикшерү барышы һәм нәтиҗәләре турында хәбәр итәргә кушкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot