news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бала москит челтәренә таянып тәрәзәдән егылган

Казанда Балалар республика клиник хастаханәсенә йорт тәрәзәсеннән егылган баланы китергәннәр. Бала москит челтәренә таянган һәм аның белән бергә урамга егылып төшкән.

Агентлыкка билгеле булганча, балага 3 яшь. Аның эче, биле имгәнгән. Хәзерге вакытта Балалар республика клиник хастаханәсе балага тиешле ярдәмне күрсәтә.

«Зинһар өчен, балаларның иминлеген кайгыртыгыз һәм тәрәзә ачык булган бүлмәдә үзләрен генә калдырмагыз!» - дип мөрәҗәгать иттеләр ата-аналарга матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot