news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда бал ярминкәсе уза
Ярминкә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). 8 гыйнварда “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә бал ярминкәсе узачак, дип хәбәр итә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгенең матбугат хезмәте.
Мондый зур чарада Россиянең иң яхшы 50 умартачысы катнаша. Алар Ростов өлкәсе, Мари Эль Республикасы, Удмуртия Республикасы, Краснодар крае, Ерак Көнчыгыш, Төньяк Осетия, Татарстаннан балның 100 дән артык төрен тәкъдим итәчәк.
Ярминкәдә сәрви агачы, юкә, көнбагыш чәчәге, кыр үләннәре балларын сатып алу мөмкинеге булачак. Шулай ук кәстәнә чәчәге, курай үләне, кырлыган, эвкалипт баллары да тәкъдим ителәчәк.
Ярминкәдә катнашучылар сатып алучыларга умартачылык продукцияләрен дә тәкъдим итәчәк. Алар арасында балавыз, балавызлы бал, чәчәк серкәсе, бал икмәге, бал эчемлекләре һ.б. да булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2