news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бал-спорт биюе буенча ярышлар үтә

Биредә якынча 2500 пар (5000 спортчы) катнашачак.

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Эмма Ситдикова). Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда бал-спорт биюләре буенча Бөтенроссия һәм халыкара ярышларының тантаналы ачылышы булды.

Республика җитәкчелеге исеменнән катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков сәламләде. Татарстан Хөкүмәте башлыгы оештыручыларга Казанны әлеге ярыш мәйданчыгы итеп сайлаган өчен рәхмәтен җиткерде.

“Казан Россиянең спорт башкаласы булып санала. Ышаныч өчен рәхмәт”, – диде ул турнир оештыручыларына мөрәҗәгать итеп. Илдар Халиков биюләр – спорт төренең иң матур һәм авыр ярышлары дип белдерде, спортчыларга уңышлар һәм җиңү теләде.

Шулай ук турнир катнашучыларына һәм хөкемдарларга Россия Бию спорты Берләшмәсе Денис Кузнецов та үз сүзләрен җиткерде. Ул белдергәнчә, хәзерге ярышлар үзенчәлекле – алар Россиядә бию спорты барлыкка килүнең 60 еллыгында үтә.

Бию спорты буенча Чемпионатның II блок ярышлары һәм Россия беренчелеге, шулай ук “Казан Кремльле кубогы 2017” халыкара турниры 12 мартка кадәр “Ак Барс” көрәш сараенда уза. Биредә якынча 2500 пар (5000 спортчы) катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot