news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Бакый Урманченың Шүрәле турындагы унбер рәсеме беренче тапкыр күрсәтелде

Киң җәмәгатьчелеккә «Тукайның тылсымлы урманы» циклының уникенче рәсеме тәкъдим ителмәде.

Казанда Бакый Урманченың Шүрәле турындагы унбер рәсеме беренче тапкыр күрсәтелде
Владимир Васильев

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген «Тукай мәйданы» метро станциясендә рәссам Бакый Урманченың татар шагыйре Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкияте буенча ясалган «Тукайның тылсымлы урманы» күргәзмәсе ачылды.

«Бакый Урманче бу циклда барлыгы унике картина ясаган. Алар Третьяков галереясендә дә куелган булган, ләкин җәмәгатьчелеккә бары тик унбер картинасы гына күрсәтелгән. Цензура аша узмаган, дигән имеш-мимешләр йөри. Чынлыкта, галереядә күп картина булу сәбәпле, ул сыймыйча калган һәм дөньяга чыкмаган», — дип аңлатты «Татар-информ» хәбәрчесенә Милли музейның матбугат үзәге җитәкчесе Айгөл Галиева.

ТР Милли музее генераль директоры вазифаларын башкаручы Алисә Вяткина рәсемнәрнең 1980 еллар тирәсендә акварель белән ясалганын, аларның төп нөсхәләре Милли музей фондында саклануын әйтте. «Казанда бу рәсемнәр киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр тәкъдим ителә. Күргәзмә беренче сентябрьгә кадәр дәвам итә», — диде ул.

Айгөл Галиева сүзләренчә, Бакый Урманче Габдулла Тукай иҗатына беренче тапкыр 1923 елда мөрәҗәгать иткән һәм аның Тукайга багышланган меңнән артык рәсеме бар.

«Тукайның әсәрләре аша балаларыбыз татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнә. Казан халкы һәм башкалабызга килгән кунаклар шушы картиналар белән таныша ала. Шунлыктан, күргәзмә өчен бу урын уңышлы сайланган дип саныйм», — диде Казан метрополитенының хәрәкәт һәм керемнәр хезмәте директоры Элина Никифорова.



Галерея: Бакый Урманченың «Тукайның тылсымлы урманы» күргәзмәсе ачылышыннан фоторепортаж

Күргәзмәне Татарстан Республикасы Милли музее һәм «Метроэлектротранс» туган телләр һәм милләтләр берлеге елы кысаларында, ТР Мәдәният министрлыгы оештырган.

Бакый Урманче — татар рәссамы, график, сынчы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1967 ел). 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100