Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Бакый Урманченың 10 ел күрсәтелмәгән «Печән базары» рәсемен тәкъдим иттеләр
Бакый Урманченың 10 ел дәвамында Татарстан Республикасы Милли музее фондларында сакланган рәсеме Габдулла Тукай әдәби музеенда күрсәтелде. Ул – Габдулла Тукайның «Печән базары, яки Яңа Кисекбаш» поэмасына багышланган, озынлыгы алты ярым метр булган фриз эскизы.
Милли музей директоры Айрат Фәйзрахманов сүзләренчә, «Печән базары, Бакый Урманче һәм Габдулла Тукай» күргәзмәсе Казанда узучы «Печән базары» фестивале кысаларында оештырыла, ләкин аны 22 сентябрьгә кадәр килеп күрергә була әле.
«Бу күргәзмәдә без инде 10 ел дәвамында күрсәтелмәгән рәсемне тәкъдим итәбез. Ул – алты метрдан артык булган рәсем. Шулай ук биредә аның фрагментларын һәм «Печән базары» белән бәйле экспонатларны да күрә аласыз. Габдулла Тукайның 150 еллыгына багышланган Президент указы нигезендә безне күп кенә реставрацияләү эшләре көтә, шул исәптән әлеге экспонат та реставрацияләнәчәк», - дип аңлатты Айрат Фәйзрахманов.

Татарстанның халык рәссамы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Нәккаш сүзләренчә, Габдулла Тукайның «Печән базары, яки Яңа Кисекбаш» поэмасы XIV гасыр башында Алтын Урда чорында язылган, авторы билгесез «Кисекбаш кыйссасы»на нигезләнеп иҗат ителгән. Әлеге әсәр Казанда күп тапкырлар басылып, татар мәдрәсәләрендә киң таралган була. Тукай борынгы сюжетны үз заманына күчереп, Печән базарындагы сәүдәгәрләрнең тормышын, үзара мөнәсәбәтләрен һәм шул чор мохитен сурәтләгән.
«Печән базары» сюжетына Бакый Урманче да игътибар итә. Гомумән, Тукай темасы рәссам иҗатында бик зур урын алып тора, һәм гомере буена ул шагыйрь әсәрләренә иллюстрацияләр ясый. Тукай якты дөньядан киткән вакытта Урманчега 16 яшь була, шуңа күрә шагыйрь сурәтләгән тормыш мохите аңа да яхшы таныш булган. Әлеге рәсемендә рәссам шул чор тормышын реаль һәм чынбарлыкка якын итеп тасвирлый. Хәзерге рәссамнар фантазиягә бирелә, әмма Урманченың әсәре искиткеч дөрес», – дип сөйләде Нәҗип Нәккаш.
Шулай ук Татарстан Республикасы Милли музее «Печән базары» фестивале кысаларында Кабан күле турындагы «Серләрне саклаучы: Кабан күле» күчмә күргәзмә проектын да тәкъдим итте.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз