news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бакчачылык ширкәтендә шартлаган әйбер страйкбол гранатасы булган

Бүген шәһәрнең Авиатөзелеш районында «Энергетик» бакчачылык ширкәтендә гадәттән тыш хәл булган.

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда бакчачылык ширкәтендә страйкбол гранатасы шартлаган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ашыгыч хезмәт вәкилләре шартлауның ташландык участокта булуын ачыклаган. Анда бакчалык ширкәтендә яшәүчеләр чүп-чар түккән.

 «Анда страйкбол гранатасы шартлаган. Зыян күрүче юк», — дип ачыклык керттеләр ведомствода.

«Татар-информ» агентлыгы бүген, көндез Казанның Авиатөзелеш районының «Энергетик» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә граната шартлавы турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100