news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бакчачылык ширкәтендә граната шартлаган

Һәлакәт урынында оператив хезмәтләр гадәттән тыш хәл килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый.

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда бакчачылык ширкәтендә граната шартлаган булырга мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгының үз чыганаклары хәбәр итә.

Чыганак мәгълүматлары буенча, гадәттән тыш хәл шәһәрнең Авиатөзелеш районында «Энергетик» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә булган. Шартлау аркасында зыян күрүче юк.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, һәлакәт урынында ашыгыч хезмәт вәкилләре эшли. Алар гадәттән тыш хәл килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100