Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда бакчачылык ширкәтендә граната шартлаган
Һәлакәт урынында оператив хезмәтләр гадәттән тыш хәл килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый.
(Казан, 23 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда бакчачылык ширкәтендә граната шартлаган булырга мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгының үз чыганаклары хәбәр итә.
Чыганак мәгълүматлары буенча, гадәттән тыш хәл шәһәрнең Авиатөзелеш районында «Энергетик» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә булган. Шартлау аркасында зыян күрүче юк.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, һәлакәт урынында ашыгыч хезмәт вәкилләре эшли. Алар гадәттән тыш хәл килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз