news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бакча йортындагы янгында хуҗабикә зыян күргән

Янгынны шаһитлар видеога төшереп, социаль челтәргә куйган.

Казанда бакча йортындагы янгында хуҗабикә зыян күргән

Казанда бакча йортындагы янгында зыян күргән хуҗабикәне хастаханәгә алып киткәннәр

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Казанда бакча йорты янды. Йорт хуҗасын хастаханәгә алып киттеләр. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген көннең икенче яртысында Казанның Совет районында «Вишенка» бакчачылык ширкәтендә янгын чыкты.

Бакча йорты һәм янәшәдә аерым торучы мунча янды. Төрле җәрәхәтләр алган 64 яшьлек дача хуҗасын 7нче шәһәр хастаханәсенә илтәләр.

Янгын мәйданы 60 квадрат метр тәшкил итте.

Янгынның сәбәбе ачыклана. Янгынны шаһитлар видеога төшереп, социаль челтәргә куйган.

news_right_1
news_right_2
news_bot