Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда бакча йортында янгында хатын-кыз имгәнгән
Янгын 31 августта көндез «КМПО-14» бакчачылык ширкәтендәге дача йортларының берсендә булган.
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда яшәүче хатын-кызны бакча йортындагы янгыннан соң хастаханәгә салганнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Көндез Казанның Авиатөзелеш районындагы «КМПО-14» бакчачылык ширкәтендә дача йорты янган.
«Башлангыч фаразлар буенча, янгын электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында башланган», - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Янгында 68 яшьлек хатын зыян күргән. Аны агулану билгеләре белән шәһәрнең 7нче клиник хастаханәсенә салганнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз