Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда бәйрәм алдыннан Җиңү трамвае йөри башлый
7 һәм 8 май көннәрендә башкала урамнарында «Җиңү трамвае» йөри башлый. Бу көннәрдә Җиңү проспекты буенча хәрәкәт итә торган 5 нче трамвай Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган интерактив мәйданчыкка әйләнә. Бу хакта шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов хәбәр итте.
Пассажирлар өчен «Сәйдәш» мәдәният үзәге артистлары тарафыннан әзерләнгән тематик программа тәкъдим ителә. Юлчылар, мәдәният үзәге артистлары белән бергә, 1940 еллардагы тарихи вакыйгаларны хәтердә яңартачак.
Тагы бер күркәм күренеш: трамвайда сугыш чоры җырлары яңгыраячак: шәһәр халкы һәм Татарстан башкаласы кунаклары таныш көйләрне тыңлап, бергә кушылып җырлап, сәфәрләрен онытылмас мизгелләр белән баетачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз