news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Байрак – Җиңү символы» традицион акциясе узды

Бүген Татарстан Милли музеенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Байрак – Җиңү символы» традицион акциясе узды. Татар АССР территориясендә оештырылган һәм Берлинны штурмлауда катнашкан 146 укчы дивизиясенең 280 артиллерия полкы байрагын музей экспозициясенә почет каравылы алып чыкты. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин яза.

«Бу Милли музей өчен истәлекле вакыйга. Җәлилнең Моабит дәфтәрләрен чыгару кебек үк. Алар икесе дә уникаль, бары тик Татарстан Республикасы Милли музеенда гына уза. Безнең бурыч – бу реликвияләрне саклау һәм алар турында кешеләргә, аеруча яшьләргә сөйләү. Безнең өчен бу вакыйгаларның мәгънәгә тулы булуы мөһим. Чөнки Муса Җәлил тарихы һәм Берлинга кадәр барып җиткән байрак белән танышу – Туган илгә мәхәббәт ул», – дип белдерде музейның генераль директоры Алиса Вяткина.

Татарстан Милли музееның фәнни-тикшеренү эшләре буенча генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова билгеләп үткәнчә, әлеге акция узган гасырның 70 елларында ук барлыкка килгән һәм әлегә кадәр ел саен үткәрелә.

«Кызганыч, Бөек Ватан сугышы ветераннары аз калды. Әмма хәзер безгә күбрәк сугыш чоры балалары килә. Алар ул көннәрнең авырлыгы һәм ачысы турында сөйли, шул ук вакытта Җиңү көнен искә ала. Ул көннәрнең реликвияләренә кагылу мөмкинлеге – бәяләп бетергесез», – дип белдерде Измайлова.

Байракны хәрби оркестр башкаруындагы марш яңгыравында Борис Кузнецов исемендәге Казан кадет мәктәбе тәрбияләнүчеләреннән торган почет каравылы алып чыкты. Байракны чыгарганнан соң ук оркестр Россия һәм Татарстан гимннарын башкарды.

Чарада шулай ук Камал театры артистлары һәм Казан мәктәпләре укучылары катнашты. Алар Милли музей фондларыннан Фатих Кәрим хатларын укыды. Ул фронттан кызларына хатлар язган. Фронтовик шагыйрь өенә әйләнеп кайтмаган: ул 1945 елның февралендә һәлак булган.

Чара Брест ныгытмасын саклаучы майор, Татарстаннан Петр Гаврилов турында махсус лекция белән тәмамланды. Лекцияне музейның фәнни реконструкция бүлеге җитәкчесе Владислав Хабаров әзерләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100