Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда байкер 9 яшьлек малайны таптаткан, баланы хастаханәгә салганнар
Казанның Тельман урамында мотоцикл һәм бала катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Якынча мәгълүматлар буенча, 26 яшьлек мотоциклчы 9 яшьлек баланы таптаткан. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Мотоцикл йөртүчесе сүзләренчә, бала туктап торган автомобильләр артыннан юлга йөгереп чыккан. Нәтиҗәдә балигъ булмаган бала төрле җәрәхәтләр ала һәм кирәкле медицина ярдәме күрсәтү өчен кичекмәстән Балалар республика клиник хастаханәсенә китерелә.
Юл-транспорт һәлакәте факты буенча административ тикшерү башланды, административ хокук бозу турында эш кузгату турында карар чыгарылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз