Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда бәйрәм салюты аттырылганда Салават Татарстанга багышланган җыр башкарды
30 августта Татарстан халкы Республика көнен һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итте.
(Казан, 30 август, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Бүген Казанда Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм программасы салют белән тәмамланды. Бу вакытта Казансу ярындагы бәйрәм сәхнәсендә Салават Фәтхетдинов «Мин яратам сине, Татарстан!» җырын башкарды.
«Казан көзе» X Халыкара опера фестивале тәмамлануга сәхнәгә чыккан җырчы тамашачыларны Татарстан Республикасы көне һәм ТАССРның 100 еллыгы белән тәбрик итте. Салават Татарстанга багышланган танылган җырны башкарганда Казансу елгасы өстендә 300 тапкыр салют аттырдылар.
«Казан көзе» фестивале Татарстанның халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры тарафыннан ел саен оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз