news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бәйрәм концерты “Любэ” төркеме чыгышы һәм салют белән төгәлләнде

Сайлау көненә багышланган бушлай концертта “Любэ” төркеменнән тыш, Диана Арбенина һәм “Ночные снайперы” төркеме, ВИА “Волга-Волга” да катнашты.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Әдилә Зыятдинова). “Казан-Арена” стадионында бердәм сайлау көненә багышланган Россия эстрадасы йолдызлары катнашындагы концерт төгәлләнде.

“Сез шундый күп! Сезнең монда булуыгыз бик шәп, димәк сез битараф түгел”, - дип мөрәҗәгать итте тамашачыларга Диана Арбенина.

Концертта Гүзәл Уразова һәм ВИА “Волга-Волга” катнашты. Сәхнәгә “Песни” телевизион тамашасы финалисты Назима чыкты. Соңыннан шоуның икенче сезон җиңүчесе - Казан рэперы Slame чыгыш ясады. “Концерт бик ошый, бу бик көтелмәгән һәм күңелле. Бөтен гаиләбез белән сайлауга бардык, соңыннан монда концертка килдек”, - дип тәэсирләре белән бүлеште чараның кунагы Дина Тимофеева.

Иң дәртле чыгышларның берсе Диана Арбенина һәм “Ночные снайперы” төркеменеке булды. Соңрак, 21:00 сәгатьтә сәхнәгә бар кеше дә көтеп алган “Любэ” төркеме чыкты. Шулай ук тамашачылар алдында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да чыгыш ясады Ул җыелганнарны бәйрәм белән котлады.

“Татарстан Республикасы Президенты, бөтен Хөкүмәт һәм республика Дәүләт Советы исеменнән сайлауларда катнашуыгыз өчен сезгә рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез. Актив гражданлык позициягез, сезнең бердәмлек, безнең хезмәттәшлек өчен рәхмәт сезгә”, - диде Премьер-министр урынбасары “Любэ” төркеме чыгышы алдыннан.

  • Бүген, 8 сентябрьдә Казанда VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар һәм Казан шәһәр думасына Кулагин сайлау округы буенча өстәмә депутат сайлаулары узды. Республика башкаласында яшәүчеләр көн дәвамында җәмәгать транспортында бушлай йөрде һәм “Казан Арена”да түләүсез концерт карый алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100