Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда бәйрәм көннәрендә 184 җинаять теркәлгән
Татарстан башкаласында Яңа ел бәйрәме ялларында еш кына акча һәм азык-төлек урлаганнар.
(Казан, 9 гыйнвар, "Татар-информ", Арсений Маврин). Яңа ел каникулларында, ягъни 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Казанда 184 җинаять теркәлгән, моннан 1 ел элек шушы ук вакытта 262 булган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы Алексей Соколов бүген башкала җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шул хакта хисап ясады.
Аерым алганда, әлеге җинаятьләрнең күпчелеге урлау булып, Казанда озын куллылар еш кына акча һәм азык-төлеккә кызыккан. Иң мөһиме, республика башкаласындагы 60 чыршы мәйданчыгының берсендә дә җинаятькә юл куелмаган. Хокук саклау органнарының үз составы 14 гыйнварга кадәр көчәйтелгән эш режимында эшли: 1 меңләп хезмәткәр көн дә кешеләр күпләп ял итә торган урыннарда һәм урамнарда җәмәгать тәртибе сагында тора.
“Бәйрәм көннәрендә 794 административ хокук бозу очрагы теркәлде. Казанның 47 кешесе тынычлык режимын бозган өчен җавапка тартылды. Алкоголь продукция белән сәүдә итү өлкәсендә таләпләр бозылуының 130 очрагы фаш ителде. Юлларда 700дән артык транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның 21ендә кешеләр каза күргән, һәлак булучылар юк. Юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 5,8 мең очрагы фаш ителеп, исерек килеш рульгә утырып чыккан 95 кеше тоткарланды, шул исәптән 33е – яңа елны каршылаган төндә”, – дип сөйләде Соколов.
15 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр Казанда, тулаем Татарстандагы кебек, янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Пиротехника сатыла торган урыннарга аеруча игътибар бирелә. Республикада петарда, фейерверк ише шартлаткычлар белән эш иткәндә җәрәхәтләнү очраклары булган. Мисалга, 1 гыйнварда Казанда кулы җәрәхәтләнгән 9 яшьлек малай Балалар республика клиник хастаханәсенә салынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз