news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең XII Корылтае уза

Корылтайга Татарстанның һәр районыннан һәм Россиянең 6 төбәгеннән 210 делегат чакырылган.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Бүген, 8 апрельдә Казандагы «Сәфәр» кунакханә комплексында Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең XII Корылтае узачак. Хәзерге минутларда Корылтай делегатлары теркәлү уза.

Корылтайга Татарстанның һәр районыннан һәм Россиянең 6 төбәгеннән - Башкортстан, Мари Эл, Чуваш республикаларыннан, Чиләбе, Ульяновск, Оренбург өлкәләреннн 210 делегат чакырылган.

Казахстаннан да килергә теләүчеләр булган, әмма юл чыгымнары зур булу сәбәпле, килә алмаслар дигән фикер белдерде Бөтентатар иҗтимагый үзәгене пленум әгъзасы Айрат Хәтмулла.

«Барлык чыгымнар да - үзебезнең хәйрия акчасы, юл хакын күтәрү көчебездән килми, - диде ул. - Бейджиклар, материаллар халыктан җыелган акчага эшләнде”.

Корылтайда тел, мәгариф мәсьәләләренә басым ясалыр дип көтелә. Корылтайның мөрәҗәгать проектында татар телендә белем бирү системасын торгызу, Татар милли университетын булдыру, Казан алынганда һәлак булганнар хөрмәтенә һәйкәл салу, Шартнамә, федераль татар телевидениесен ачу, Россиядә татар телен дәүләт теле итеп игълан итү һәм башка мәсьәләләр күтәреләчәк.

Төп чыгышларны Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев, үзәкнең урынбасары Галишан Нуриәхмәт, Гөлфәния Җәләлова, Фәүзия Бәйрәмова ясар дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100