news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Бөтенроссия сыйфат форумы ачыла

“Яхшы тормыш өчен-яхшы тәҗрибә!” дип исемләнгән чара Бөтендөнья сыйфат көненә һәм Ауропа сыйфат атналыгына багышлана

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”). 18-20 ноябрь көннәрендә Казанда Бөтенроссия сыйфат форумы узачак. “Яхшы тормыш өчен-яхшы тәҗрибә!” дип исемләнгән чара Бөтендөнья сыйфат көненә һәм Ауропа сыйфат атналыгына багышлана. Бөтенроссия сыйфат оешмасы, ТР Хөкүмәте оештыра торган бу форумда ил төбәкләренең предприятие, оешма, ведомстволар вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Билгеле булганча, 1980 еллар ахырыннан башлап ноябрь аеның икенче пәнҗешәмбесендә сыйфат һәм стандартлаштыру буенча халыкара оешмалар инициативасы һәм БМО ярдәме белән Халыкара сыйфат көне уздырыла. Ауропа сыйфат атнасы исә 1995 елдан бирле үткәрелә. Бу көннәрдә Ауропа, Азия һәм Американың күпчелек илләрендә продукция, хезмәтләрнең югары сыйфаты турында сөйләүче чаралар уза. Сыйфат көне Россиядә дә даими уздырылып килә.

Казанда узачак форумның максаты- үз белеме, сәләте, тәҗрибәсе белән россиялеләрнең яшәү дәрәҗәсен яхшырту белән бәйле проблемаларны чишәргә әзер булучыларны берләштерү.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, иртәгә “Корстон”да форум кысаларында мастер-класслар узачак. Мәсәлән, Кэдбери компаниясе “Кедбери операция системасы-предприятиенең чәчәк атуына юл” дигән остаханә тәкъдим итә. Пленар утырыш 19 ноябрьгә билгеләнгән. Форум делегатлары “Казан органик синтез”, “Казан вертолет заводы”, “КВАРТ”, “Казан компрессормаш”, “Күмәч-кондитер комбинаты” җәмгыятьләрендә сыйфат белән идарә системасын да өйрәнәчәк. 20 ноябрьдә “түгәрәк өстәл” утырышлары планлаштырылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100