news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда Бөтенроссия студентлар конференциясе ачыла
16-17 апрель көннәрендә Казан дәүләт медицина университетында 84-нче Бөтенроссия студентлар фәнни конференциясе узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 16-17 апрель көннәрендә Казан дәүләт медицина университетында 84-нче Бөтенроссия студентлар фәнни конференциясе узачак. Аны Казан дәүләт медицина университеты, университетның студентлар фәнни җәмгыяте оештыра. Чараны ачу тантанасында университет ректоры профессор Алексей Созинов, фән һәм инновацияләр буенча ректор урынбасары Андрей Киясов, укыту-методик эш буенча ректор урынбасары Фәрит Биккинеев катнашыр дип көтелә.
Конференция ачылышында Бурятия дәүләт университетының хирургия кафедрасы доценты Михаил Бальхаев котлау сүзләрен ирештерәчәк. Франциянең Марсель шәһәреннән килгән медицина фәннәре докторы профессор Рөстәм Хәҗипов “Үсешнең башлангыч этабында баш мие активлыгы” темасына фәнни доклад ясаячак.
Форум кысаларында “Хезмәт медицинасының актуаль мәсьәләләре”, “Акушерлык”, “Гинекология”, “Биомедицина этикасы һәм медицина хокукы”, “Биохимия”, “Эчке авырулар”, “Тернәкләндерү һәм спорт медицинасы”, “Гомуми гигиена”, “Туклану гигиенасы”, “Дерматовенерология”, “Балалар хирургиясе”, “Яңа дару препаратларын эшләү һәм өйрәнү”, “Клиник иммунология һәм аллергология”, “Йогышлы авырулар”, “Канцероген куркынычы” һәм башка темаларга секцияләр эшләячәк.
17 апрельдә конференцияне ябу көнендә студентлар фәнни конференциясендә һәм 13-нче Бөтенроссия медицина-тарихи фәнни конференциясендә җиңүчеләрне дипломнар белән бүләкләү тантанасы да узачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot