Казанда Бөтенроссия спорт форумының соңгы киңәшмәсе гадәти булмаган форматта уза
Бүген Мәскәүнең Кече манежыннан онлайн режимында “Россия – спорт державасы” форумын оештыру комитетының соңгы эшлекле киңәшмәсе була
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүнең Кече манежыннан онлайн режимында 22 октябрьдә Казанда старт алачак “Россия – спорт державасы” I Бөтенроссия спорт форумын оештыру комитетының соңгы эшлекле киңәшмәсе була. Анда “Рәсем сәнгате һәм скульптурада спорт” күргәзмәсе ачыла.
Киңәшмә Россия Президентының Дәүләт Советының РФ Физкультура һәм спорт эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе җитәкчесе урынбасары, Россия Олимпиячеләренә ярдәм фонды идарәсе рәисе Алексей Кулаковский һәм Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә уза.
“Рәсем сәнгате һәм скульптурада спорт” күргәзмәсе экспозициясендә Санкт-Петербургтагы Рус музее коллекциясеннән рус һәм совет рәссамнарының 200 гә якын эше тәкъдим ителәчәк. Киңәшмәдә катнашучылар форумга соңгы әзерлекләр турында гына фикер алышып калмыйча, әлеге эшләрнең югары дәрәҗәдәге сәнгать осталыгын да бәяли алачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.