news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Бөтенроссия "Җәлил укулары"нда ике көрәштәшнең әдәби мирасы өйрәнеләчәк

Фәнни конференция М.Җәлил музей-фатирының 35 еллыгына һәм М.Җәлилнең көрәштәше, балалар язучысы А.Алишның тууына 110 ел тулуга багышлана.

Казанда Бөтенроссия "Җәлил укулары"нда ике көрәштәшнең әдәби мирасы өйрәнеләчәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). 18-19 сентябрьдә "Җәлил укулары" Бөтенроссия фәнни конференциясе уза. Ул Муса Җәлил музей-фатирының 35 еллыгына һәм Муса Җәлилнең көрәштәше, балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 110 ел тулуга багышлана.

Конференциядә шагыйрь белән язучының әдәби мирасы, музей экспозицияләрендә геройлар язмышы белән бәйле проблемалар каралачак.

Конференциядә Татарстан, Германия, Чехиядән тикшеренүчеләр һәм музей хезмәткәрләре катнаша.

Конференция 18 сентябрьдә - Татарстан Милли музее филиалы Муса Җәлилнең музей-фатирында, 19 сентябрьдә Чаллы дәүләт педагогика университетында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot