news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Бөтенроссия балалар китабы атналыгы башланды

Вера Хәмидуллина, Йолдыз Шәрәпова, Олеся Феоктистова, Ольга Кузьмичева-Дробышевская һ.б. язучылар һәм шагыйрьләр белән әдәби очрашулар була.

(Казан, 25 март, "Татар-информ"). 24 март көнне Республика балалар китапханәсендә Бөтенроссия балалар китабы атналыгы башланды. Быел ул Корней Чуковский тууына 140 ел тулуга багышлана.

Шәһәрлеләр китап күргәзмәләре, иҗади остаханәләр, танып-белү викториналары, дискуссия клублары һәм Вера Хәмидуллина, Йолдыз Шәрәпова, Олеся Феоктистова, Ольга Кузьмичева-Дробышевская кебек язучылар һәм шагыйрьләр белән әдәби очрашуларда катнаша алачак. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Бөтенроссия балалар китабы атналыгы – 80 елга якын тарихы булган балалар әдәбиятындагы иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе. Акциянең төп максаты – китапханәләр һәм язучыларның ролен үстерү, ил халыкларының мәдәниятен һәм әдәбиятын саклау һәм камилләштерү, чөнки 2022 ел Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителде.

Бөтенроссия балалар китабы атнасы программасы белән Республика балалар китапханәсенең рәсми сайтында яки +7(917)234-28-03 телефоны буенча танышырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100