news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Бөтенроссия археология съезды була

Аңа әзерләнгән вакытта оештыру комитеты Россиянең 72 төбәгеннән һәм 22 илдән 950 галимнән гаризалар алган

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). 20-25 октябрьдә Казанда IV (XX) Бөтенроссия археология съезды була. Аның барышында археология һәм тарихи фәннәрнең актуаль мәсьәләләрен, археологик мирасны Россия халыклары мәдәни мирасы буларак саклап калу проблемалары, археологиянең белем бирү, музейлар төзелеш, борынгы археология һәйкәлләрен реставрацияләүдәге роле хакында фикерләшү ниятләнә. Бу мәсьәләләр заманча археология фәннәре өчен нигез буларак хезмәт итә.

Казанда Бөтенроссия археология съездын үткәрүгә әзерлек барышында оештыру комитеты Россиянең 72 төбәгеннән һәм 22 илдән 950 галимнән гаризалар алган. Алар 260 тан артык фәнни оешма, югары уку йорты, музей һәм тарих һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау буенча дәүләт органнары һәм башка оешмаларыннан. 700ләп катнашчы үз докладларын җибәргән, алар 4 томлы съезд хезмәтләре басмасына керәчәк, дип хәбәр итә ТР Фәннәр академиясе матбугат хезмәте.  

Съездны оештыручылар - Россия Фәннәр академиясенең Археология институты, ТР Фәннәр академиясенең Археология институты, Россия Фәннәр академиясенең Археология һәм этнография һәм Матди мәдәният тарихы институтлары.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100