news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале волонтерларын укыту башланды

Фестивальдә Татарстаннан 200ләп кеше катнашачак, тагын 180 яшь кеше чарада волонтер булачак.

(Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Казанда 2017 елда Сочида узачак Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә волонтерлар әзерләү программасы эшли башлады. Татарстаннан сайлап алынган 180 волонтер 2014 елгы Олимпия уеннары башкаласы Сочига юнәләчәк.

Волонтерларны укыту программасы ачылышында мактаулы кунаклар - Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Россия волонтер үзәкләре ассоциациясе советы рәистәше Артем Метелев һәм Волонтерлар эшчәнлеге буенча дирекция җитәкчесе Анна Захматова булды.

“Фестивальгә бер ай вакыт калды, һәм сезнең республика гаять зур эш башкарды – сез ил күләмендә гаризалар бирү буенча лидерлар өчлегендә, сыйфат буенча беренче булырсыз дип уйлыйм”, - дип билгеләп үтте Артем Метелев.

Чарада шулай ук Татарстанның актив волонтерлары бүләкләнде.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot