news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннары үтәчәк

Бу турыдагы килешүгә “Банк Югра” гаммәви акционерлык җәмгыяте президенты һәм Бөтенроссия мәктәп спорты федерациясе президенты кул куйды.

Казанда Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннары үтәчәк
Ильнар Тухбатов

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Казанда 2017 елда Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннары үтәчәк. Бу турыдагы килешүгә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә “Банк Югра” гаммәви акционерлык җәмгыяте президенты Алексей Нефедов һәм Бөтенроссия мәктәп спорты федерациясе президенты Ирина Роднина кул куйды.

Яшь ватандашларның беренче уеннары 2015 елның апрелендә Сочида үткән. Анда дөньяның 33 иленнән 15 яшькә кадәрге балалар катнашкан. Бер елдан ул янәдән 2014 елгы Олимпиада башкаласында узган. Ул вакытта 45 дәүләттән вәкилләр килгән. Өченче уен Казанда, 2017 елның 14-20 май көннәрендә узачак.

“Без Казан һәм Татарстанның спорт чараларын нинди югарылыкта үткәргәнен беләбез. Шуңа күрә өченче уен да уңышлы үтәр дип өмет итәбез”, - дип искәртте Роднина.

Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннарында дөньяның төрле илләрендәге рус телле диаспоралардан килгән балалар катнаша. Уен программасына шахмат, өстәл теннисы, мини-футбол, стритбол, волейбол һәм йөзү керә.

“Шулай ук Казанда без үсеш кичергән “Самбоны мәктәпкә” программасын күрсәтергә уйлыйбыз. Бу бары үрнәк дәресләр генә булачак. Чөнки самбо Россия өчен – ул милли спорт төре”, - дип искәртте Бөтенроссия мәктәп спорты федерациясе президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100