news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр

Быел безнең якташлар - режиссерлар Әмир Әскаров белән Байбулат Батуллин Мәскәүдә сайлап алу юлы белән фестиваль программасына эләккәннәр.

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”). 25 һәм 26 июльдә Горький паркында III Бөтендөнья урам киносы фестивале узачак. Конкурста яшь һәм перспективалы Татарстан режиссерларының ике фильмы катнашачак, дип хәбәр ителә оештыручыларның “Вконтакте” социаль челтәрендә.

Владивосток – Сан-Франциско турын оештыручылар командасы бөтен Россиядән иң яхшы кыска фильмнарны тәкъдим итү өчен Казанга киләчәк.

Быел безнең якташлар - режиссерлар Әмир Әскаров белән Байбулат Батуллин Мәскәүдә сайлап алу юлы белән фестиваль программасына эләккәннәр. Байбулат Батуллин күп кенә фестивальләрдә үзен күрсәтте, ә аның “Половинки "фильмы гран-прига дәгъва итә ала. Ул 25 июльдә узачак конкурс программасында тәкъдим ителәчәк.

26 июльдә тамашачылар сценарий язучы, оператор һәм актер сыйфатында танылган Әмир Әскаровның “Солнечный ветер” фильмын күрә алачак. Бу кинотасма режиссерның дебюты булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot