news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында мөһаҗирлек музее турында сөйләшәлөр

"Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясе" Иске Татар бистәсендә булырга тиеш", – ди тарихчы Рөстәм Гайнетдинов.

(Казан, 2 август, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды ачылды. Бер төркем делегатлар Түгәрәк өстәлдә Татарстан башкаласында мөһаҗирлек музее ачу турында сөйләштеләр. Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире, тарих фәннәре кандидаты, хәрби тарихчы, полковник, Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты бүлек мөдире Рөстәм Гайнетдинов аны Иске Татар бистәсендә ачу идеясе белән яна.
 
"Дөньяда биш меңнән артык халык бар. Шуның берничә меңе генә диаспоралы, ягъни сибелеп яши. Әрмән, рус, татар шундыйдан. Әрмән халкы безнең өчен үрнәк булырга тиеш. Анда махсус дәүләт архивы бар. Варислардан бай мирас сатып алу өчен дәүләт банкы зур акчалар бүлә. 63 илдә татар җәмгыяте бар. Сәнгать һәм иҗат әһелләренең мирасы, нигездә, үзләре вафатыннан соң югала. Дөньяда исә 12 мөһаҗирлек музее эшли. Болар Швеция, Норвегия, Нью-Йоркта һәм Мәскәүдә А.Солженицынның мөһаҗирлек йорты эшләп килә. Анда музей, китапханә, архив урнашкан. 70кә якын рус шәхесе архив материалларын шунда тапшырган. Монда хәзер меңәрләгән рус мөһаҗирлеге кулъязмасы саклана. Шулай ук монда фәнни-өйрнәнү үзәге дә бар. Ул да безнең өчен зур үрнәк. Безгә дә шундый комплекслы үзәк кирәк. Анда шулай ук китапханә, музей, махсус шартларга, таләпләргә җавап бирүче архив булырга тиеш. Фәнни-өйрәнү үзәге булу да мөһим. Татар энциклопедия музее бу юнәлештә эш алып бара инде", – диде Рөстәм Гайнетдинов.
 
Мөһаҗирлекнең тарихы 19 гасыр ахырына килеп тоташа. Гомерен мөһаҗирлектә үткәрүчеләр бихисап күп.
 
"Безнең булачак "Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясы"ндә китаплар, кулъязмалар, хатлар, фотосурәтлөр һәм башка документлар сакланыр дип уйлыйбыз. Шулай ук Истанбулдагы кебек Мөһаҗирлек бакчасы булдыру хыялы белән дә янабыз. Анда Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Муса Бигиев, Йосыф Акчура кебек олпат шәхесләребез урын алырга тиеш.
Бу тәкъдим Татарстанның 100 еллыгын каршы алу планына кертелде. Без музей комплексын Казанның Иске Татар бистәсендә төзергә уйлыйбыз. Чөнки ул хәзер туристлык объектына әйләнде, әмма анда татарлыкны тышкы яктан гына күреп була", – ди тарихчы. 
 
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае ачылды. Чарада катнашу өчен 43 илдән, Россиянең 71 төбәгеннән делегатлар килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100