Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышы узачак
Утырыш чаралары кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалачак.
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Агымдагы елның 29-30 ноябрендә Казанда Россия Федерациясе төбәкләре, ерак һәм якын чит илләрнең татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте вәкилләре катнашында Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышы була.
Утырыш чаралары кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау, 2018 елга чаралар планын раслау планлаштырыла. Шулай ук программада утырышның пленар өлешен үткәрү, мәдәни программалар һәм татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм әгъзалары өчен этномәдәни проектларны чынга ашыруга Хөкүмәт грантлары алу мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үткәрү ниятләнгән.
2017 елның 30 ноябреннән 2 декабрьгә кадәр “Татарстанның эшлекле партнерлары” XII форумы узачак. Анда Россия Федерациясе төбәкләре, ерак һәм якын чит иләрдән татар эшмәкәрләре катнашачак. Агымдагы елда форум “Алабуга” махсус икътисади зонасында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз