news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының чираттан тыш съезды узачак

Съездның көн тәртибендәге төп мәсьәлә — Бөтендөнья татар конгрессы Уставына үзгәрешләр кертү.

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). "Бөтендөнья татар конгрессы" иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге Башкарма комитеты карары нигезендә 2018 елның 19-22 июль көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш съезды узачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Съездның көн тәртибендәге төп мәсьәлә — Бөтендөнья татар конгрессы Уставына үзгәрешләр кертү.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты карары нигезендә конгресс составына кергән һәр теркәлгән татар иҗтимагый оешмасына съездда катнашу өчен 1 урын бирелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100