news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының беренче Президиум утырышы башланды

Көн тәртибенә дүрт мәсьәлә чыгарылган.

(Казан, 19 октябрь, Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Казанда Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының беренче Президиум утырышы башланып китте.

Көн тәртибенә дүрт мәсьәлә чыгарылган. Беренче мәсьәлә буларак, Милли Шура Президумы Рәисе Васил Шәйхразиев "Бөтендөнья татар конгрессы" иҗтимагый берләшмәләре халыкара берлегенең яңа структурасы белн таныштырып узды. Милли шурага 75 кеше сайланып, 15 кешелек Президиум билгеләнүен әйтте. Бөтендөнья татар конгрессының 25 ел уңышлы гына эшләп килүен ассызыклады. Васил Шәйхразиев үз чыгышында үзенең Үзбәкстанда, Казахстанда, Алтайда, Иркутскида, Сахалинда, Удмуртиядә, Самарада булып, милләттәшләребез белән очрашуын һәм өлкә җитәкчеләре белән аралашуын искәртте. "Казан шәһәре һәр татар кешесенең туган ягына әверелсен иде", дип теләген белдерде Васил Шәйхразиев.

Көн тәртибенең икенче мәсьәләсе буларак, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының III квартал буенча эшчәнлеге һәм IV кварталга эш планнары буенча хисап тотты.

Алга таба Россия төбәкләрендәге иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы Хөуүмәтенең грантлары турында һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумына әзерлек буенча сүз булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100