news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узды

Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узды

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Альбина Фәхрисламова). Бүген Казанда узган Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышында 247 кеше катнашты. Алар арасында БТК БК һәм Татар яшьләре форумы әгъзалары, Татарстан шәһәрләре һәм районнарының, Россия төбәкләренең, БДБ илләре, Алмания, Латвия һәм Төркиянең татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре бар иде.

Утырыш III Бөтендөнья татар конгрессыннан (2002 елның августында үтте) соңгы чорда Башкарма комитет эше йомгакларын һәм 2004 ел нәтиҗәләрен чыгаруга багышланды. БТК БК рәисе Ринат Закиров үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бу ел Татарстан һәм татар халкы өчен җиңел булмады. Илдә хакимият вертикале төзү, төбәк җитәкчеләрен сайлауның яңа тәртибе буенча Россия Президенты инициативалары, төбәк парламентларын тарату мөмкинлеге – болар барысы да, аның фикеренчә, федерализм һәм демократия өчен тискәре күренеш булып тора һәм, иң элек, милли республикаларда чагылыш табачак. Татар язуын латин әлифбасына күчерү мәсьәләсе лингвистик яссылыктан иҗтимагый- сәясигә әйләнде. Күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессы кабул иткән мөрәҗәгатьтә күрсәтелгәнчә, латин графикасына каршы чыгу милли республикаларның дәүләтчелеген җимерү юлында беренче адым. Әмма бу кыенлыклар бөтендөнья татарларын берләштерергә тиеш, диде ул.

Республиканың дәүләтчелеген саклау зарурлыгы турында үз чыгышында ТР Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Рафаэль Хәкимов та белдерде. Татарстан бөтен дөнья татарлары өчен таяныч булып тора, дип ассызыклады ул.

Бөтендөнья татар конгрессының мөһим бурычлары булып, элеккегечә, милли мәдәниятне, мәгарифне үстерү, традицияләрне саклау тора. Быел Ульян өлкәсенең Дмитровград шәһәрендә татар мәктәбе ачылган, Чиләбедә дә татар мәктәбен төзү турында килешү бар. Бөтендөнья татар конгрессы биш халыкара музыкаль фестивальне үткәрү инициаторы булып тора.

БТК БК ишекләре кунаклар өчен һәрчак ачык, диде Ринат Закиров. Ике ел эчендә Россия төбәкләреннән меңнән артык укучы һәм укытучылар Татарстан башкаласында булып китте. БТК БК алар өчен шәһәр буенча экскурсияләр үткәрде. Татарстанның галимнәр, язучылар, журналистлардан торган 90 иҗат төркеме Россия төбәкләрендә һәм БДБ илләрендә татар оешмалары вәкилләре белән очрашты. БК мәгълүматларына караганда, Россиядә хәзерге вакытта 22 район һәм 50 шәһәр татар мохтәрияте бар. Чит илләрдәге татар диаспоралары белән дә элемтәләр ныгый. Бүген БК 105 чит ил татар оешмасы белән хезмәттәшлек итә.

Утырыш азагында татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерүдә мәктәп һәм балалар учреждениеләренең роле ассызыкланган карар кабул ителде. Анда Россия төбәкләре һәм БДБ илләрендәге татар мәктәпләре һәм мәктәпкәчә учреждениеләре өчен кадрлар әзерләү зарурлыгы, әлеге мәктәпләрне материаль-техник җиһазландыруны яхшырту турында әйтелә. Татар диаспорасы мөмкинлекләрен республика икътисады үсешендә файдалану карары кабул ителде. Карарда шулай ук татар җәмәгатьчелегенең язма практикасында латин әлифбасын киңрәк куллану кирәклеге турында күрсәтелгән. 2005 елның февралендә Казанда Федераль татар милли-мәдәни мохтәрияте съездын үткәрү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100