news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узачак

Чарада Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясенең 67 регионыннан, 27 Ерак һәм Якын чит илләрдән 500 делегат катнашачак.

Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узачак

(Казан, 28 март, "Татар-информ"). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә агымдагы елның 18-20 апрель көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездын уздыра. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Искәртеп үтәргә кирәк, әлегә кадәр бу җыелышлар форум буларак оештырылып килде, 2017 елда аның бишенчесе узган иде.

18-20 апрель көннәрендә узачак съезда Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясенең 67 регионыннан, 27 Ерак һәм Якын чит илләрдән 500 делегат катнашачак.

Шулай ук чарада махсус чакырылган, мәртәбәле кунаклар катнашуы да көтелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot