Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Бөтендөнья шахмат көне уңаеннан оештырылган ярышларның җиңүчеләре билгеле
Блицтурнир Казан Кремле территориясендә узган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 20 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Туп сарае территориясендә шахмат буенча бәйрәм блицтурниры узды. Ярышлар бүген билгеләп үтелгән Бөтендөнья шахмат көненә багышланган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Р. Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервының үзәк махсуслаштырылган балалар-үсмерләр шахмат мәктәбе директоры Нәркиз Сәйфетдинов сөйләде.
Блицтурнир Татарстанның шахмат федерациясе, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Р. Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервының үзәк махсуслаштырылган балалар-үсмерләр шахмат мәктәбе тарафыннан оештырылган. “Гадәттә, Бөтендөнья шахмат көнен мәктәп стеналарында билгеләп үтә идек. Быел менә шулай Кремльдә уздырырга уйладык. Шахмат классик уен кагыйдәләре белән уйналса, озакка сузылыр иде. Ә берничә сәгать кенә уйнагач, блицтурнир рәвешендә уздырылды”, - диде Нәркиз Сәйфетдинов. Турнирда швейцария системасы буенча 9 турда иң көчлеләр ачыкланган. Һәр партия 20 минуттан артык сузылмаган.
Нәркиз Сәйфетдинов сүзләренә караганда, ярышларда барлыгы 58 кеше катнашкан. Татарстан шахматчыларыннан тыш, Башкортстанның Стәрлетамак шәһәреннән вәкилләр булган. “Шахматчылар, нигездә, Татарстаннан. Алар арасында 9-10 яшьлекләре дә, яше 80 гә җиткәннәр дә бар”, - диде ул.
Нәркиз Сәйфетдинов белдергәнчә, ярышларга 60 юбилеен билгеләп үткән шахматчы, дөнья чемпионы Анатолий Карповны да чакыру нияте булган. “Әмма ул бүген килә алмады. Башка вакытта чакырырга уйлыйбыз”, - диде.
Блицтурнирда беренче урынга Казаннан Азат Шәрәфиев лаек булган. Хатын-кызлар арасында Россия чемпионкасы Анастасия Козина җиңгән. Балалар арасында шушы мәктәптә тәрбияләнүче Руслан Мортазин җиңү яулаган.
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шахматчылар өчен мәдәни программа да оештырылган. Аларга Казан Кремле буенча экскурсия оештырылган. Шахматчылар Туп сарае музееның “Златоуст осталары серләре” күргәзмәсен караган. Күргәзмәдә корычта гравюра сәнгатенең һәм бизәлгән коралның иң яхшы үрнәкләре тәкъдим ителгән. Белешмә өчен. Казан Кремленең шахмат баталияләре мәйданчыгы булганы бар инде – 2014 нче елда анда Россия чемпионаты узган.

Нәркиз Сәйфетдинов бүгенге көндә мәктәптә 900 бала шөгыльләнүен әйтте. “Безнең балаларның казанышлары зур турнирларда башкалардан бер башка өстен булуын күрсәтә. Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан шахматчылары һәрвакыт призлы урыннарны яулый”, - диде Нәркиз Сәйфетдинов.
Нәркиз Сәйфетдинов бүген блицтурнир ачылышында музей вәкилләре белән чираттагы турнирны да Кремльнең башка бер урынында, әйтик берәр галереяда оештыру турында килешенгәнен билгеләп узды. “Интеллектуаль шахмат уены сәнгатен мәдәният белән үреп барырга телибез”, - диде әңгәмәдәш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз