news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Бөтендөнья нейрохирургия оешмалары федерациясе курслары узачак
Бүген ТР Хөкүмәте йортында бу мәсьәлә буенча фикер алыштылар
Скопировать ссылку
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең баш нейрохирургы – Бурденко исемендәге нейрохирургия фәнни-тикшеренү институты директоры Александр Коновалов агымдагы елның сентябрендә Казанда Бөтендөнья нейрохирургия оешмалары федерациясе курслары уздыру мәсьәләсе буенча фикер алышты.
Очрашуда ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов һәм Бурденко исемендәге нейрохирургия фәнни-тикшеренү институты директорының урынбасары Александр Потапов катнашты.
Александр Коновалов курслар үткәрү урыны буларак Казан очраклы сайланмады, дип белдерде. “Казан – ул тарихи һәм фәнни үзәк, югары мәдәниятле шәһәр. Татарстан башкаласына курслар үткәрү өчен бөтен дөньядан зур белгечләр киләчәк”, - диде ул.
Россиянең баш нейрохирургы курслар үткәрү традициягә әйләнде, дип белдерде. Соңгы тапкыр Иркутскида үткәрелгән курсларда Россия, АКШ, Канада, Бразилия, Япония, Франция, Германиядән нейрохирургиянең төрле бүлекләре буенча 300дән артык табиб-белгечләр катнашты. Лекцияләр курсы бигрәк тә яшь нейрохирургларга кызыклы булачак. “Кешеләр мондый курслардан соң үз белгечлекләренә яңача карый башлый, яңа идеяләр пәйда була”, - дип искәртте Александр Коновалов.
Татарстанда медицина хезмәте күрсәтү һәм медицина учреждениеләрен җиһазлау югары дәрәҗәдә, дип белдерде ул. “Иң катлаулы медицина технологияләренә өйрәнергә мөмкин булган искиткеч мәгариф үзәге бар”, - диде ул.
Татарстанның сәламәтлек саклау системасыннан канәгать калдык, диде Бурденко исемендәге нейрохирургия фәнни-тикшеренү институты директорының урынбасары Александр Потапов. Сезнең республикада булдырылган сәламәтлек саклау моделе башка төбәкләр өчен дә үрнәк булырлык. Безне бигрәк тә сәламәтлек саклау системасының компьютерлашкан булуы, шулай ук “ТР Электрон Хөкүмәте” проекты кызыксындырды”, - дип тәмамлады ул чыгышын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2