news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Бөтендөнья хиҗаб көне билгеләп үтеләчәк

Кунакларга «Хиҗаб» брошюра-белешмәлеге тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 февральдә Бөтендөнья хиҗаб көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Казанда да тематик чаралар узачак.

Татарстан Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, 1 февральдә Татарстан мөфтияте тарафыннан «Туган авылым» милли комплексында мөслимәләр, хатын-кызлар белән эшләүче оешма җитәкчеләре, абыстайлар, мөгаллимәләрнең Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашуы көтелә.

Аларга Нәзарәт әзерләп чыгарган яңа басма — «Хиҗаб» брошюра-белешмәлеге тәкъдим ителәчәк. Фәнни-популяр басмада хатын-кызларга яулык киюнең фарыз булуына бәйле аять һәм хәдисләр китерелгән, хатын-кыз мөселман киеменә кагылышлы терминология хакында аңлатмалар урын алган. Брошюра-белешмәлек фәнни-популяр характерда язылган, ул дини һәм хокукый характердагы сорауларга җавап табарга ярдәм итә.

Басма Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы белгечләре тарафыннан әзерләнде. Бу очрашуда шулай ук танылган мөселман киемнәре кибетләре күпбалалы һәм аз керемле аналарга үз коллекцияләреннән киемнәр бүләк итәчәк.

Бөтендөнья хиҗаб көне Казанда 2 февральдә — Рамазан ае якынлашуны хәбәр итүче изге Раҗәб аеның беренче көнендә дәвам итәчәк. Бу көнне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды һәм РФ мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды мохтаҗлар — ялгыз аналар, күпбалалы, үзенчәлекле балалар тәрбияләүче һәм авыр тормыш хәлендә калган аналар өчен тантаналы мәҗлес уздырачак.

Кичәгә иллеләп кеше чакырылды. Алар өчен КИУ мөгаллиме Миләүшә Әдһәмова вәгазь укыячак. Җырчы Гүзәлем яулык бәйләү һәм «Бәхет ачкычы» иҗат төркеме балалар һәм аларның әниләре өчен бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс күрсәтәчәк. Шулай ук балалар катнашында уеннар һәм иҗади чыгышлар да булачак. Кичә ахырында хиҗаб киюче гүзәл затларны онытылмас бүләкләр көтә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100