news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бөтен Россиядән яучылар җыела

Казанда 16 мартта беренче тапкыр “Заманча шартларда гаиләнең рухи-әхлакый традицияләрен һәм яучылык институтын торгызу” дип аталган бөтенроссия конференциясе уза

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанда 16 мартта беренче тапкыр “Заманча шартларда гаиләнең рухи-әхлакый традицияләрен һәм яучылык институтын торгызу” дип аталган бөтенроссия конференциясе уза. Көн дәвамында пленар утырыш, аннан соң аерым-аерым сөйләшүләр каралган.

Җыенны уздыру инициативасы белән Татарстанның Мөслимәләр берлеге чыкты. Шулай ук Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе һәм Дин эшләре буенча идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Татар гаиләсе” фонды, “Болгар” милли хәйрия фонды, ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография фәнни-тикшеренү үзәге дә ярдәм күрсәтә.

Конференция үз алдына гаиләнең рухи-әхлакый традицияләрен һәм Россиядә яучылык институтын торгызу, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, яучылык белән шөгыльләнүчеләрнең берләшмәсен булдыру максатын куя. Җыенда Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Мордовия, Мәскәү, Түбән Новгород, Коми, Саратов, Омск, Свердловск өлкәсенең тәҗрибәле һәм яшь яучылары катнаша. Алар остаз мәктәпләрен үткәрү вакытында эш алымнары турында сөйләячәк, гаилә төзү өчен пар эзләүдә ярдәм итәчәк, дип хәбәр итте ТР Мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100