news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бөтен Россиядән ректорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары җыела

24-26 октябрьдә КФУ да вуз ректорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары советының III бөтенроссия киңәшмәсе уза

 (Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). 24-26 октябрьдә Казан федераль университетында вуз ректорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары советының III бөтенроссия киңәшмәсе уза.

Хәзер вуз ректорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары советы РФнең бөтен субъектларындагы 417 дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган югары уку йортларының ректорлар урынбасарларын һәм тиешле структура бүлекләре җитәкчеләрен берләштерә.

25 октябрьдә КФУның Попечительлек советы залында пленар утырыш узачак. Анда КФУ ректоры Илшат Гафуров, Россия вузлары ректорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары советы рәисе Артур Савелов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов катнаша.

Ректорлар урынбасарлары югары мәктәпкә яңа тәрбия технологияләрен кертү һәм аларны үстерү буенча актуаль һәм әһәмиятле мәсьәләләрне һ.б. караячаклар.

Соңрак шул ук залда киңәшмәдә катнашучылар Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Сергей Поспелов белән очраша. “2015 елга кадәр РФ дә дәүләт яшьләр сәясәте нигезләре” документы буенча фикер алышу планлаштырылган, дип хәбәр итә вузның матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100