news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бәрәңге, башлы суган, яңа өлгергән кәбестә, сырлар, тоз, каймак очсызланган

Тавык йомыркасы, шикәр, алма, чистартылган тавык, карбодай, сыер ите, бодай оны, атланмай һәм көнбагыш мае кыйммәтләнгән

 (Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Үткән атнада Казанның кулланучылар базарында икмәккә, майлы эремчеккә, 2,5-3,2 процент майлыклыктагы пастеризацияләнгән сөткә бәяләр үзгәрмәгән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Шул ук вакытта бәрәңге, башлы суган (1,2-1,5 процент), яңа өлгергән кәбестә (8,4 процентка), сырлар, тоз, каймак очсызланган.

Бер атнада тавык йомыркасы (4,2 процент), шикәр, алма, чистартылган тавык, карбодай, сыер ите, бодай оны, атланмай һәм көнбагыш мае кыйммәтләнгән.

Идел буе федераль округы төбәкләре үзәкләрендә бәяләрнең дәрәҗәсен чагыштыру күрсәткәнчә, Казанда каймакка, тавык йомыркасына, бодай онына иң түбән бәяләр билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot