Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда "Әбүнәче көне" ташламалар белән кызыктыра
Октябрь азагына кадәр дәвам итәчәк Бөтенроссия матбугатка язылу декадасында газета-журналларга ташламалар белән язылырга һәм бүләкләр отарга мөмкин.
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Бүген Казандагы сәүдә үзәкләренең берсендә Әбүнәче көне үтә. "Россия почтасы" ширкатенең 13 октябрьдә игълан иткән Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы 23 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Декада барышында барлык матбугат хуҗаларына ташламалар бирелә, ә алар, үз чиратында, әбүнәчеләренә ташламалар ясый. Быел төбәк матбугат чаралары – 15 процентка, ә федераль басмалар 10 процентка ташламалар тәкъдим итә.
«Татарстан почтасы» матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, быел РФ Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы социаль әһәмияткә ия булган массакүләм мәгълүмат чаралары исемлеген раслаган, алар өчен шулай ук өстәмә 30 процент ташлама каралган. Моннан тыш, исемлек быел 1940 тан 2350 басмага кадәр арткан.
Әбүнәче көнендә теләгән һәр кеше матбугатка языла, бүләкләр уйнатылуда катнаша ала.
«Казанские ведомости» газетасы баш мөхәррире Венера Якупова газета-журнал укырга яратучылар "Әбүнәче көне" белән кызыксынуын әйтә.
«Беренчедән, безнең укучыларыбыз редакция белән аралаша ала, икенчедән, мондый бәйрәм вакытында матбугатка язылганда төрле бүләкләргә ия булалар. Алар безгә сорауларын бирә, газетаны яхшыртуга кагылышлы тәкъдимнәрен җиткерә. Әбүнәче көне редакциягә үз укучылары белән аралашу өчен уңайлы мәйданнарның берсе», – ди баш мөхәррир.
Бүгенге көндә халык, гадәттәгечә, газета-журналларга "Россия почтасы" каталогы аша языла, анда 1300ләп газет һәм журнал кергән. Шулай ук вакытлы матбугатны башка язылу каталоглары аша да алдыртып була. Ташлама белән үзеңә генә түгел, якыннарыңа, туганнарыңа да он-лайн режимда podpiska.pochta.ru сайты аша газета-журналларга яздырырга мөмкинлек бар.
Хәзерге вакытта шәһәр һәм районнардагы "Россия почтасы" бүлекләрендә "Шәфкатьлелек агачы" хәйрия акциясе дәвам итә. Һәр кеше социаль оешмага – аерым бер балалар йортынамы, интернат-йорткамы, ветераннар һәм картлар йортынамы – теләгән басмасын бүләк итеп яздыра ала. Аларга да Бөтенроссия декадасы кысаларында ташламалар каралган.
"Шәфкатьлелек агачы" хәйрия акциясе 2015 елдан үткәрелеп килә, аңа бөтен ил буйлап меңләгән кеше кушылды, шул исәптән, танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар, мәдәният әһелләре, компания җитәкчеләре дә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз