news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бөкеләр кабат сигез баллга җитте

Казанның Мәскәү, Киров, Авиатөзелеш, Совет һәм Идел буе районнарында юл-транспорт һәлакәтен күрсәткән билгеләр бар.

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанда бөкеләр янәдән сигез баллга җитте, дип күрсәтә “Яндекс бөкеләр”сервисы.

Сервис тугыз юл-транспорт һәлакәте булуын һәм бер урында юлны ремонтлау эшләре баруын күрсәтә. Юл-транспорт һәлакәтләренең күпләп булуы Казанда буранлап торудан һәм шунлыктан юлларда күз күреме начар булудан да килеп чыга.

Казанның Мәскәү, Киров, Авиатөзелеш, Совет һәм Идел буе районнарында юл-транспорт һәлакәтен күрсәткән билгеләр бар. Транспорт Вахитов районында Уңъяк Болак һәм Сәет Галиев урамнарында, Киров районыныңң Мулланур Вахитов урамында сәгатенә бары 5 чакрым тизлектә хәрәкәтләнә.

Бүген иртән “Татар-информ” көчле буран аркасында Казан бөкеләрдә “утыра”, дип хәбәр иткән иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot